Ашарга ярамый, сатарга – рөхсәт
Чишмәле Сап авылына барышлый Яңа Шашы мәктәбе бакчасында эшләүчеләрне күреп, тукталыш ясадык.
Хәлләрен белешеп, яңалыклар хакында сораштык. Сөйләшә торгач, кызык фактлар да ачыкланды. Нәкъ мәзәктәгечә инде. Бакчада үстергән үз яшелчәләрен ашарга - ашханәдә кулланырга ярамый икән аларга. Имештер, үзләре үстергән яшелчәдә нитрат күп. Ул гынамы әле, кем әйтмешли, сөт өстендә...